Теперь без регистрации

ТВОРИ!
УЧАСТВУЙ!
ПОБЕЖДАЙ!

Центр организации и проведения
Международных и Всероссийских
конкурсов г. Москва
Свидетельство о регистрации СМИ: ЭЛ № ФС 77 - 64913 от 16.02.2016

sandwich-btn
Возрастная категория 0+

Всего добавлено
работ:

129757
  • Конкурсы
  • Викторины
  • Публикации
  • Конференции
  • Обмен опытом
  • ФГОС тесты
  • Олимпиады
  • Педагог-эксперт
  • Выбрать раздел

    Как отправить доклад:

    • 1. Клик н кнопку «Разместить доклад» (кнопка выше)
    • 2. Заполнить заявку, загрузив доклад.
    • 3. Клик по кнопке «Отправить». Система переведёт вас на страницу оплаты.
    • 4. Оплатите взнос – 250 р. - 150 р.
    • 5. После оплаты вы сразу увидите сообщение об успешной отправке заявки.
    • 6. Доклад отправляется на проверку.
    • 7. Скачать свидетельство вы можете в день подачи заявки в разделе сайта «результаты».
    • 8. Если у вас возникли вопросы, пишите на почту tvori.uchastvui@yandex.ru

    Посмотреть свидетельство:

    Сертификат

    Публикация работ производится БЕСПЛАТНО.

    Стоимость свидетельства о публикации в электронном виде – 250 р.

    "Шушы яктан, шушы туфрактан без"

    Дата публикации: 13.12.16

    Автор:
    Гимазова Флера Гилмразиевна Учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории, МБОУ "Старо-Абдуловская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ , РТ, Тукаевский район, село Старое Абдулово

    Шушы яктан,

    шушы туфрактан без...

    (әдәби-музыкаль кичә)

    «Иске Абдул» җыры.

    1 а. б. И туган җир!

    Күпме гизсәм дә мин

    Чит җирләрне, ятлар төбәген.

    Күңел кыйблам минем – туган туфрак,

    Абдулым, дип тибә йөрәгем.

    2 а. б. Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунак-лар! Бар табигать кышкы йокыга талган бер мәлдә Сезне Иске Абдул урта мәктәбендә күрүебезгә бик шатбыз. Бүген без Сезне, хөрмәтле кунаклар, «Шушы яктан, шушы туфрактан без...» исемле кичәгә чакырабыз. Шушы кичәдә туган җиргә, туган туфракка тирән мәхәббәтебезне, авылдашлары-бызга булган ихтирам һәм горурлык хисләрен җыр-биюләр, шигырь-уеннар аша җиткерербез.

    Җыр.

    1 а. б. Туган ил, туган җир, туган туфрак! Кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкып торган якты кояш белән алтын айга да тиңе юк аның!

    2 а. б. Туган-үскән җир ул – иң зур китап,

    Күпме язмыш аңа язылган?

    Туфрагыннан икмәк исе килә,

    Чәчәк исе килә языннан.

    Туган-үскән җир ул – иң зур бәхет,

    Бәхете ул һәрбер кешенең.

    Моңа, дуслар, чит җирләрдә яшәп,

    Тормыш итә-итә төшендем.

    1 а. б. Читтә йөргән чакта, сагындырып,

    Керер өчен төнлә төшеңә,

    Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

    Туган ягы кирәк кешегә.

    2 а. б. Әйе, туган җир, туган йорт, туган авыл, ватан – кеше өчен иң кадерле, җанга якын сүзләр.

    Туган ил кеше өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янында-гы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр суза торган тургайлардан башлана.

    1 а. б. Җир йөзендә шундый авыл бар –

    Тургайлары матур сайрыйлар.

    Инеш-чишмәләре агарга

    Җырлап торган көйләр сайлыйлар.

    2 а. б. Горур сүз әйт, сорасалар,

    Ни кавемнән? Нинди җирдән?

    Киләчәккә аек карар

    Үз тарихын анык белгән!

    1 а.б. Ә тарихыбыз безнең еракларга барып тоташа. 1654 нче еллар җәендә Әгерҗе районы Салагыш авылы тирәсендәге Ырыс дигән авылдан Габдулла һәм Юсый исемле кешеләр авылга нигез салалар, аңа Габдулла дип исем ку-шалар.

    2 а. б. Иң беренче бу урынга

    Габдулла бабай килгән.

    Чордашлары авылыбызга

    Аның исемен биргән.

    1 а.б. Вакытлар узу белән, Габдулла авылын кыскартып, Габдул дип, ә рус дәүләт хакимиятендә исәпкә алынгач, документта «Абдул» дип атый баш-лыйлар. 1850 нче еллар тирәсендә тагын бер авыл аерылып чыккач, анысын «Яңа Абдул», ә безнең авылны «Иске Абдул» дип атыйлар. Быел авылга ни-гез салынуга 360 ел тула.

    2 а. б. Мәктәбебезнең дә зур тарихы бар. Авылыбызда 1928 нче елда мәктәп төзелә башлаган, 1932 нче елда ул сафка баскан. Ә без укый торган яңа мәктәп 1972–1976 нчы елларда төзелгән. 1977 нче елның 14 нче гыйнварында мәктәп бинасы ачылган.

    1 а. б. Ул көннән соң күпме сулар аккан, күпме гомер үткән. Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән 37 ел вакыт артта калган. Садый-кова Гөлбостан, Әхтәмова Оркыя, Габдрахманова Халисә, Мөхәммәтдинова Роза, Хатыйпова Тәкыя, Мәрдәнова Маһирә, Абдуллина Гөлсинә, Гайнетди-нова Фәния, Мәрдәнова Мәүлидә, Минһаҗева Хәнифә, Минһаҗев Гаяз, Дәү-ләтшин Зөфәр, Дәүләтшина Галия, Хөсәенова Клара, Әхтәмова Тәзкирә һәм башка бик күп апа-абыйлар мәктәбебездә зур хезмәт куйган, фатиха биреп, яшьләрне олы тормыш юлына озаткан.


    От администратора сайта: если Вы желаете ознакомиться с полным текстом представленной публикации, Вы можете скачать её с сайта в полном объёме.

    Скачать публикацию Скачали: 544 раз(а)